САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каташ Каранда балалар мәйданчыгына койма тоттылар

.

Үзара салым акчалары  хисабына узган ел Каташ Каранда да балалар мәйданчыгы алып урнаштырганнар иде. Быел ул урнашкан территорияне төрле төсле матур койма белән әйләндереп алдылар. Бәйрәм ялларында авыл халкы белән берлектә күңелле өмә оештырылды. Кемдер багана утыртса, берәүләр аларны буяп барды. Аннан, кипкәч, күмәк көч белән коймасын да тоттылар.
- Мәйданчык бик матур килеп чыкты. Катнашкан, өлеше кергәннәргә зур рәхмәт. Бигрәк тә яшүсмерләрнең дә ярдәм итүләре куанычлы,  - ди Янурыс авыл җирлеге  башлыгы  Азия Мөхәммәдиева.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев