САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каташ-Каран егете "Россия 1" телеканалында татарча яңалыклар алып барачак

Кичәге көннән, 16 майдан башлап, "Россия 1" - ГТРК "Татарстан" телеканалында эш көннәрендә татар яңалыклары чыга башлады. Алар 14.30 сәгатьтә эфирга чыга торган була. Яңалыкларны Батыр Харисов һәм Чулпан Әмири алып барачаклар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Батыр чыгышы белән - безнең районнан. Ул Каташ-Каран авылында туып, шунда үсә, укый....

Кичәге көннән, 16 майдан башлап, "Россия 1" - ГТРК "Татарстан" телеканалында эш көннәрендә татар яңалыклары чыга башлады. Алар 14.30 сәгатьтә эфирга чыга торган була.

Яңалыкларны Батыр Харисов һәм Чулпан Әмири алып барачаклар.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Батыр чыгышы белән - безнең районнан. Ул Каташ-Каран авылында туып, шунда үсә, укый. 9-11 сыйныфларны Яр Чаллы шәһәрендәге Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатында тәмамлый. Казан авиация һәм химия-технология институтларында укып чыга. Батыр радиода эшен дә дәвам итәчәк.

Татар-информ

Батыр Харисов

Батыр Харисовның Вконтакте челтәрендәге шәхси битеннән фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев