7 нче март көнне Каташ-Каран балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды.
Бәйрәм ярыш тибында: төрле-төрле уеннар, табышмаклар, кызыклы сораулар белән үтте. Ярыш аралаш балалар башкаруында әниләр турында матур шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды. Әниләргә дә балалары белән уйнау, төрле сынаулар үтү бик ошады. Ә соңыннан инде балалар әниләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз