САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Картингчылар көч сынашты

Көзге каникуллар көннәрендә «Яшь техниклар станциясе» базасында эшләп килуче «Ялкын» картинг-клубына йөрүчеләр арасында традицион көзге ярышлар уткәрелде.

Картинг-клубка йөрүче барлык балалар да үз көчләрен сынап ярышларда катнаштылар һәм түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:

6-12 яшьлек малайлар арасында беренчелекне Миннугулов Данис яулады, 2 урында – Йосыпов Айрат, 3 – Махмутов Алмаз.

12-18 яшьлек егетләр арасында Загиров Артур, Ахмедов Алмаз, Рахимов Эльвир җиңучеләр өчлегенә керделәр.

Ярышларда кызлар командасы да зур активлык күрсәтте. 6-12 яшьлек кызлар арасында Миннугулова Динә – 1нче, Габдрахманова Лиана – 2нче, Нурмухаметова Камилә – 3 нче урыннарны яуладылар. 12-18 яшьлекләр арасында Йосыпова Айсылуга тиңнәр булмады, Шәрипова Рената һәм Шафигуллина Риана 2, 3 урыннарны бүлештеләр. Моннан тыш Солтанов Әмиргә «Жиңүгэ омтылыш» һәм Вагизов Исламга «Уңышлы старт» номинацияләрендә «Юл иминлеге» дәуләт бюджет учреждениясенең махсус буләкләре тапшырылды. Ярышта катнашучыларга ЮХИДИ булекчәсе инспекторлары, “Яшь техниклар станциясе» педагоглары, «Юл иминлеге» дәуләт бюджет учреждениясе хезмәткәрләре унышлар телэп, узлэренен котлауларын һәм теләкләрен җиткерделәр.

 

“Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениясенең

Сарман районы буенча бүлекчә җитәкчесе Алсу Ситдикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев