САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклауның абыстае 102 яшен тутырды

.

Бүген районның иң өлкән кешеләренең берсе - Карашай Саклау авылында яшәүче Шәйдуллина Зәкия (Майсапа) Насыйбулла кызына 102 яшь тулды. Ветеранны истәлекле көне белән муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, балалары, оныклары да матур теләкләрен җиткерделәр. 
- Мине хөрмәт итеп килгән һәркемгә зур рәхмәт. Намазларымны укыганда, барыгызга да дога кылам, исәнлек-саулык, иминлек телим. Сарман районы уңышлы эшләсен, дим. Путинга да дога кылам, ил-көннәребез тыныч булсын, - диде йөзьяшәр әби. 
Шушы яшендә дә зиһенле, зирәк акыллы Зәкия апа һәркемне сокландыра.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев