САРМАН
  • Рус Тат
  • Карашай Саклауда Зәкия Шәйдуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

    Ка­ра­шай Сак­лау авы­лын­да го­мер ки­че­рү­че Шәй­дул­ли­на Зә­кия На­си­фул­ла кы­зы бу көн­нәр­дә үзе­нең 95 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Гыйб­рәт­ле тор­мыш юлы уз­ган Зә­кия апа үзе ха­кын­да ме­нә нәр­сә­ләр сөй­лә­де. - Ту­мы­шым бе­лән Шәр­лә­рә­мә авы­лын­нан мин. Граж­дан­нар су­гы­шын­да кат­наш­кан әти­ем На­си­фул­ла бик ты­рыш, эш­чән ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Үзе­нең яр­гы­чы бе­лән ти­рә-як авыл...

    Ка­ра­шай Сак­лау авы­лын­да го­мер ки­че­рү­че Шәй­дул­ли­на Зә­кия На­си­фул­ла кы­зы бу көн­нәр­дә үзе­нең 95 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үт­те. Гыйб­рәт­ле тор­мыш юлы уз­ган Зә­кия апа үзе ха­кын­да ме­нә нәр­сә­ләр сөй­лә­де.

    - Ту­мы­шым бе­лән Шәр­лә­рә­мә авы­лын­нан мин. Граж­дан­нар су­гы­шын­да кат­наш­кан әти­ем На­си­фул­ла бик ты­рыш, эш­чән ке­ше­ләр­нең бер­се иде. Үзе­нең яр­гы­чы бе­лән ти­рә-як авыл хал­кы­на бо­рай, та­ры яр­ма­сы яр­ды. 1929 ел­да әти­не, юк сә­бәп­не бар итеп, төр­мә­гә яба­лар, бул­ган мал-мөл­кә­тен тар­тып ала­лар. Әни­ем­не, без - ал­ты ба­ла­сы бе­лән бер­гә, яшә­гән зур йор­тын­нан ка­ра­выл өе­нә ку­ып чы­га­ра­лар. Авыр бул­ды. Шу­лай да ты­рыш, ак­тив идем: баш­та - Шәр­лә­рә­мә баш­лан­гыч, ан­нан Нөр­кәй җи­дел­лык мәк­тә­бен тә­мам­ла­дым. 1933 ел­ны 5 кыз, укыр­га ке­рү ни­я­те бе­лән, Мин­зә­лә шә­һә­рен­дә­ге бер ел­лык ме­ди­ци­на хез­мәт­кәр­лә­ре әзер­ләү курс­ла­ры­на кит­тек. Әм­ма ту­лай то­рак бул­мау, фа­тир өчен тү­ләр­гә ак­ча җит­мәү сә­бәп­ле, ки­ре кай­тыр­га мәҗ­бүр бул­дык. Юлы­быз Те­лән­че Та­мак аша үт­кән­лек­тән, бә­хет­кә­дер­ме, ан­да яшәү­че ту­ган­на­рым оч­рап, ми­не Уфа­дан ку­нак­ка кайт­кан кыз­ла­ры бе­лән та­ныш­тыр­ды­лар. Ул ми­не үзе бе­лән Уфа­га алып кит­те, те­гү фаб­ри­ка­сы­на эш­кә ур­наш­тыр­ды. Ан­да ал­ган һө­нә­рем бик яра­ды - га­и­ләм өчен ки­ем­нәр­не үзем тек­тем.

    Әни бе­лән ба­бай авы­рып кит­кәч, алар­ны ка­рар­га дип, ми­не Уфа­дан ча­кыр­тып кай­тар­ды­лар. Чөн­ки 1939 ел­да абы­ем Фа­си­хул­ла фин су­гы­шын­да ба­тыр­лар­ча һә­лак бул­ды, Гыйль­мул­ла абы­ем - Ле­нинг­рад­та, энем Шәм­сул­ла­ны ФЗУ­га укыр­га җи­бәр­гән­нәр, се­ңел­лә­рем Шәм­се­до­ха бе­лән Нур­ди­дә әле кеч­ке­нә. Кай­ту бе­лән ком­со­мол саф­ла­ры­на кер­дем. Ми­не авыл­ның ком­со­мол сек­ре­та­ре итеп сай­лап куй­ды­лар. Ан­нан Шәр­лә­рә­мә авы­лын­да­гы тәү­лек әй­лә­нә­се эш­ли тор­ган яс­ле-бак­ча мө­ди­ре бул­дым. Су­гыш баш­лан­ды. Абы­ем бе­лән энем­не фронт­ка алып кит­те­ләр. 1942 ел­да әни­ем Ма­һи­бә­дәр дә ва­фат бул­ды. Сең­лем­нең бер­се­нә - 16, икен­че­се­нә 13 яшь. Яшь бул­сак та, сы­ер, са­рык ас­ра­дык, күп­ләп бә­рәң­ге үс­тер­дек. Җан сак­лап яши алу­ы­быз­да фин су­гы­шын­да һә­лак бул­ган Фа­си­хул­ла абы­ем­ның "яр­дә­ме" ти­де: аның ха­кын­да Мәс­кәү­гә Ка­ли­нин­га хат яз­ган идем - без­не са­лым­нар­дан азат итәр­гә, ди­гән язу кил­де... 1943 ел­ның язын­да, азык за­па­сы бе­теп, ач­лык­ка тү­зә ал­мый­ча, ба­су­да кал­ган ба­шак­ны җы­еп ашап, Шәр­лә­рә­мә авы­лын­да гы­на да 40тан ар­тык ке­ше агу­ла­нып үл­де. Алар­ны кү­мү­не оеш­ты­ру ми­ңа йөк­лән­де.

    1944 ел­да ком­со­мол юл­ла­ма­сы бе­лән, 75 ке­ше сос­та­вын­да, Ка­зан­да­гы "П­ро­ле­тарс­кий" хәр­би за­во­ды­на эш­кә җи­бәр­де­ләр. Ан­да да сы­нат­ма­дым - ста­ха­нов­чы бул­дым. Ми­не мас­тер яр­дәм­че­се итеп бил­ге­лә­де­ләр. Авыл­га 1945 ел­ның ап­ре­лен­дә кайт­тым. Клуб мө­ди­ре, ком­со­мол оеш­ма­сы сек­ре­та­ре, ки­тап­ха­нә­че хез­мәт­лә­рен баш­кар­дым. Шун­да үзем­нең го­мер­лек ярым­ны оч­рат­тым: 1939 ел­да ар­мия хез­мә­те­нә алы­нып, 1945 ел­ның 17 фев­ра­ле­нә ка­дәр су­гыш­та бул­ган, авыр яра­лан­ган, зо­о­тех­ник бу­лып эш­ләү­че За­ку­ан Шәй­дул­лин бе­лән та­ны­шып, дус­ла­шып кит­тек. Ә ин­де 1945 ел­ның 17 но­яб­рен­дә га­и­лә кор­дык, Те­лән­че Та­мак авы­лын­да яши баш­ла­дык. Ул ва­кыт­лар­да авыл Во­ро­ши­лов ра­йо­ны үзә­ге бул­ган­лык­тан, Те­лән­че Та­мак­ка ти­рә-як­та­гы биш авыл­дан эш бе­лән кол­хоз­чы­лар ки­лә, алар еш кы­на без­дә тук­та­ла - һич авы­рык­сын­мый алар­ны тәр­би­я­ли идем. 1950 ел­да ирем За­ку­ан­ны Во­ро­ши­лов ра­йо­ны Исән­гол авы­лы­на кол­хоз рә­и­се итеп җи­бәр­де­ләр. Мин үл­чәү­че бу­лып эш­лә­дем. Авыл­да баш­лан­гыч мәк­тәп ке­нә бул­ган­лык­тан, ба­ла­лар­га укыр­га йө­рер­гә уңай бул­сын дип, 1954 ел­да Ка­ра­шай Сак­лау­га кү­чен­дек. За­ку­ан­ны баш зо­о­тех­ник итеп куй­ды­лар. Үзем кай­да нин­ди эш тәкъ­дим итә­ләр, шун­да бул­дым: поч­та да та­рат­тым, үл­чәү­дә, ба­ла­лар бак­ча­сын­да да хез­мәт куй­дым, кол­хоз­да төр­ле эш­ләр­дә дә эш­лә­дем. Ла­ек­лы ял­га чык­кач та, әле шак­тый ел­лар авыл­га урып-җы­ю­га кил­гән шо­фер­лар­ны тәр­би­я­лә­дем. Шө­кер, авыл­да ди­ни - ва­фат бул­ган­нар­ны соң­гы юл­га оза­ту йо­ла­ла­рын баш­ка­рам, 5 ва­кыт на­ма­зым­ны кал­дыр­мыйм. Авыл­даш­ла­рым да их­ти­рам итә - бер ге­нә Коръ­ән ашын­нан да кал­дыр­мый­лар.

    Ирем За­ку­ан бе­лән 51 ел дус, та­ту го­мер ки­че­реп, 6 ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­дек. Бер улым авы­ру сә­бәп­ле, 17 яшен­дә үлеп кит­те. Ба­ла­ла­рым: Ра­фис, Фәй­рү­зә, Ро­за­лия, Ләй­си­рә, Ли­лия - ба­ры­сы да юга­ры бе­лем ал­ды­лар, тор­мыш­та үз юл­ла­рын, үз урын­на­рын тап­ты­лар. Ми­не бик хөр­мәт итә­ләр. Гел кай­тып, ка­рал­ты-ку­ра­да­гы эш­ләр­не ка­рап, бу­лы­шып то­ра­лар.

    Ирем За­ку­ан бе­лән ма­тур го­мер ки­че­реп, иге­лек­ле ба­ла­лар үс­те­рә алу­ы­быз, 95 яше­мә тик­ле үз ая­гым­да йө­реп, үз зи­һе­нем­дә бу­лып яши алу­ым бе­лән мин бик бә­хет­ле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: