САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклауда даруын да, сандыгын да ясыйлар

Бүген – 22 январь көнне Карашай Саклау авыл җирлегендә уздырылган халык җыены күңелле мизгелләрдән - бик бай һәм кызыклы кул эшләре һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән товарлардан төзелгән күргәзмәне караудан башланды.

Күргәзмәдә барысы да бар иде: чигелгән калфак, түбәтәй эшләнмәләреннән алып, кедр чикләвеге белән каз маеннан ясалган мазьга кадәр. Җыелышка һәм район үзәге оешмаларыннан халык белән очрашуга килүчеләр барысын да – тегелгән һәм бәйләнгән, шулай ук сәйләннән ясалган әйберләрне, каз канатларыннан бик пөхтәләп ясалган май канатларын, агачтан ясалган хуҗалык кирәк-яракларын, Бөек Җиңүнең 75 һәм ТАССРның 100 еллыкларына багышланган почмакларны да кызыксынып һәм сокланып карадылар. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция яныннан да кеше өзелмәде.
Киләчәктә сезне Карашай Саклауда яшәүче кул эшләре осталары турында газета битләрендә киңрәк таныштырачакбыз, хөрмәтле төркемдәшләр!
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев