САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай-Саклауда бергә озак еллар гомер кичерүче парлар тәбрикләнде 

“Өлкән буын” җирле һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проектларын тормышка ашыру кысаларында, 9 июль көнне “Бердәм Россия партиясенең җирле бүлекчәсе район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина һәм Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева белән берлектә күп еллар бергә гомер кичерүче парларны тәбрикләү тантанасын уздырды.

 Карашай-Саклау авылында яшәүче Хәмит һәм Мөнҗия Хәкимовлар – 65 ел, Зиннур һәм Гөлсәрия Фәттаховлар – 50 ел, Рәшит һәм Мөгаллимә Асылмәрдановлар 45 ел бергә тату гомер кичерәләр. Алар авыл халкы арасында хөрмәт казанганнар, лаеклы балалар үстергәннәр, авыл җирлеге күләмендә башкарыла торган чараларда актив катнашалар. Вероника Хөсниева тантанада катнашучыларны аларның тормыш юлы белән таныштырды. Юбиляр парларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Үзләренә күрсәтелгән хөрмәт һәм игътибардан өлкәннәр бик канәгать калдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X