Карашай Саклауда "Башваткыч" бәйгесе узды
4 гыйнварда Карашай Саклау авылы мәдәният йортында яшьләр өчен "Башваткыч" бәйгесе оештырылды. Анда катнашучылар район, республика тарихына багышланган сорауларга җаваплар таптылар. Уенда, иң күп очко җыеп, Лилия Динмөхәммәтова җиңеп чыкты. Аңа махсус приз да тапшырылды. "Бу көннәрдә концерт-тамаша белән Минзәлә районына барырга әзерләнәбез", - диде авыл мәдәният йорты директоры Гүзәл...
4 гыйнварда Карашай Саклау авылы мәдәният йортында яшьләр өчен "Башваткыч" бәйгесе оештырылды. Анда катнашучылар район, республика тарихына багышланган сорауларга җаваплар таптылар. Уенда, иң күп очко җыеп, Лилия Динмөхәммәтова җиңеп чыкты. Аңа махсус приз да тапшырылды. "Бу көннәрдә концерт-тамаша белән Минзәлә районына барырга әзерләнәбез", - диде авыл мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрамиева.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев