САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Карашай Саклау мәктәбендә бәйрәм уңаеннан төрле чаралар үтте

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә төре чаралар узды. 22 февральдә укучылар физкультура укытучысы Фәрит Гыйләҗев оештырган төрле спорт ярышларында катнаштылар. Алар мылтыктан аттылар, очкычлар ясап очырттылар, спорт өлкәсендә көч сынаштылар. 24 февральдә, кичке якта, укучыларның әтиләре белән бергә ярышы булды. Алар, ике командага бүленеп,...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбендә төре чаралар узды. 22 февральдә укучылар физкультура укытучысы Фәрит Гыйләҗев оештырган төрле спорт ярышларында катнаштылар. Алар мылтыктан аттылар, очкычлар ясап очырттылар, спорт өлкәсендә көч сынаштылар. 24 февральдә, кичке якта, укучыларның әтиләре белән бергә ярышы булды. Алар, ике командага бүленеп, көч сынаштылар. Ярыш бик мавыктыргыч һәм күңелле булды. Әтиләр физик яктан чыныккан икәнлекләрен тагын бер кат исбат иттеләр. Малайлар да алардан калышмады. Алар да үзләренең хәрби хезмәткә әзер икәнлекләрен күрсәттеләр.

Гөлнара Хәбибуллина, Карашай Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев