САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Карашай Саклау мәдәният йорты каршында "Сөембикә" ветераннар клубы эшләп килә

Аны бу тор­мыш­ның ачы­сын, тө­че­сен та­ты­ган, авы­лы­быз­ның иң күр­кәм ке­ше­лә­ре - бар го­мер­лә­рен ве­те­ри­на­рия хез­мә­те­нә ба­гыш­ла­ган Са­җи­дә апа Вә­гый­зо­ва, Әнү­зә апа Га­ри­по­ва, озак ел­лар са­ту­чы бу­лып эш­лә­гән Гөл­сә­рия апа Фәт­та­хо­ва, 50 ел бу­е­на кол­хоз­ның төр­ле тар­мак­ла­рын­да хез­мәт куй­ган Рә­си­мә апа Би­ла­ло­ва, җи­тәк­че урын­нар­да эш­лә­гән Лю­ция апа Хә­би­бул­ли­на­дан баш­ка күз ал­ды­на...

Аны бу тор­мыш­ның ачы­сын, тө­че­сен та­ты­ган, авы­лы­быз­ның иң күр­кәм ке­ше­лә­ре - бар го­мер­лә­рен ве­те­ри­на­рия хез­мә­те­нә ба­гыш­ла­ган Са­җи­дә апа Вә­гый­зо­ва, Әнү­зә апа Га­ри­по­ва, озак ел­лар са­ту­чы бу­лып эш­лә­гән Гөл­сә­рия апа Фәт­та­хо­ва, 50 ел бу­е­на кол­хоз­ның төр­ле тар­мак­ла­рын­да хез­мәт куй­ган Рә­си­мә апа Би­ла­ло­ва, җи­тәк­че урын­нар­да эш­лә­гән Лю­ция апа Хә­би­бул­ли­на­дан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рү дә кы­ен. Алар клуб оеш­кан көн­нән алып, аның иң ак­тив член­на­ры бу­лып то­ра­лар. Алар­дан баш­ка бер ге­нә ча­ра, ки­чә дә үт­ми, ди­сәм, һич арт­ты­ру бул­мас­тыр. Алар та­ма­ша­чы­лар­ны үз­лә­ре­нең бер­сен­нән-бер­се ма­тур чы­гыш­ла­ры бе­лән ку­ан­ды­рып то­ра­лар. "Зәң­гәр шәл"­дән өзек­не, за­ман­ча "Әл­мән­дәр"­не кем ге­нә яра­тып ка­бул ит­мә­де икән? Күп­тән тү­гел алар кө­че бе­лән "Пе­чән өс­тен­дә ял" кү­ре­не­ше сәх­нә­ләш­те­рел­де. Аның бе­лән без ра­йон кү­лә­мен­дә үт­кә­рел­гән фольк­лор ан­самбль­лә­ре бәй­ге­сен­дә бе­рен­че урын­га ла­ек бул­дык. "Сәр­ви­наз" ан­самб­ле чы­гы­шы да иң юга­ры бә­я­не ал­ды. 79 яшь­лек Са­җи­дә апа Вә­гый­зо­ва баш­ка­ру­ын­да­гы баш­корт ха­лык биюе дә иң уңыш­лы­сы дип та­был­ды. Алар сәх­нә­гә аяк ба­су бе­лән, шул тор­мыш бе­лән яши баш­лый­лар. Шу­ңа алар баш­ка­ру­ын­да яң­гы­ра­ган һәр чы­гыш көч­ле ал­кыш­лар­га кү­ме­лә. Бу мөх­тә­рәм зат­ла­ры­быз ва­кы­тын­да үз хез­мәт­лә­ре бе­лән ха­лык­ны ку­ан­дыр­са­лар, бү­ген дә ха­лык ара­сын­да алар - сәх­нә аша, сән­гать бе­лән яшь бу­ын­ны тәр­би­я­ләү эшен­дә.

Хөр­мәт­ле апа­ла­ры­быз, әби­лә­ре­без! Бо­лар өчен сез­гә чик­сез рәх­мә­те­без­не бел­де­рә­без. Ал­га та­ба да кай­гы-хәс­рәт күр­ми, исән­лек­тә-сау­лык­та, бер­гә-бер­гә та­гын күп ел­лар сәх­нә­не гөр­лә­теп яшәр­гә яз­сын. Сез­не әни­ләр кө­не бе­лән тәб­рик итә­без. Киләчәктә дә ку­а­ныч­лы тор­мыш­та иң ка­дер­ле ха­тын, әни һәм әби бу­лып ка­лу­ы­гыз­ны те­ли­без.

Ка­ра­шай Сак­лау авыл хал­кы исе­мен­нән, мә­дә­ни­ят йор­ты ди­рек­то­ры

Реклама

Гү­зәл Кә­рә­ми­е­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X