САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклау һәм Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә җыеннар узды

Карашай Саклау, Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә узган җыелышларда халык активлык күрсәтте. Җыеннарда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Иң элек һәркайсы үз җирлекләрендә җирлек башлыклары Ришат Әхмәтшин, Наилә Хуҗина чыгыш ясадылар. Көн тәртибе буенча икенче булып сүз "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыевка бирелде. Районның икътисади үсеше турында башкарма комитет җитәкчесе...

Карашай Саклау, Шәрләрәмә авыл җирлекләрендә узган җыелышларда халык активлык күрсәтте. Җыеннарда үткән елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Иң элек һәркайсы үз җирлекләрендә җирлек башлыклары Ришат Әхмәтшин, Наилә Хуҗина чыгыш ясадылар. Көн тәртибе буенча икенче булып сүз "Нөркәй" агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразыевка бирелде. Районның икътисади үсеше турында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Расих Әхмәдиев сөйләде. Халык участок уполномоченные Валерий Алексеев, район суд приставы җитәкчесе Азат Миннәхмәтов чыгышларын да игътибар белән тыңлады. Җирлекләрдә халык үзен борчыган сорауларны да күтәрде, эшләнгән эшләргә бәя дә бирде. Үзешчәннәр концерты, кул эшләреннән күргәзмәләр очрашуларга бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев