САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашайда да, Шәрләрәмәдә дә журналистларга рәхмәт әйттеләр

Җирлекләрдә узучы җыеннар дәвам итеп, бүген Карашай Саклауда да халык узган ел башкарылган эшләргә хисап тыңлады.

Иң элек авылларда башкарылган эшләр турында җирлек башлыгы Вероника Хөсниева сөйләде. Ул җирлеккә кергән авылларның тормыш-көнкүрешен, эш-гамәлләрен яктыртуга, халыкка җиткерүдә зур өлеш керткән «Сарман», «Новый Сарман» газеталары хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре дә ирештерде.

Аннан сүз «Нөркәй» агрофирмасының «Вахитов» бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхеразыевка бирелде. Криминоген хәл белән участок инспекторы Ләззәт Хәсәнов таныштырды. Янгынга каршы көрәш һәм профилактик чараларга Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов тукталды. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева 2023 елда районда башкарылган эшләр, тормышка ашырылган программалар хакында чыгыш ясады, киләчәктә дә уртак күркәм эшләребезнең дәвамлы булуын теләде.

Соңыннан җирлекнең активлары бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев