САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашай Саклауда безгә дә рәхмәт әйттеләр

Җирлек башлыгы Вероника Хөсниева эшләтә дә, хезмәтен күрсәтә дә белә.

Без, Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге хезмәткәрләре, карашайсаклаулылар турында сокланып та, горурланып та, яратып та язабыз. Моның өчен җыенда рәхмәт сүзләре дә кабул иттек. Кайсы өлкәгә барып кагылсаң да, авылларда нинди дә булса яңалык табарга мөмкин. Үзләре дә актив, эшләре дә көйле бара. Дөрес, тормыш булгач, мәшәкате дә туа, кирәк-ярагы чыгып тора. Болар хакында җыенда Вероника Вячеславовна бәйнә-бәйнә сөйләде. Җирлектә узган ел башкарылган эшләре хакында, алда эшләнәселәренә аерым тукталды ул. Көн тәртибенә “Нөркәй” җитештерү комплексы идарәчесе Хәлил Шәйхразыев, участок инспекторы Илназ Бадыкоа, район мәшгульлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова чыгышлары да кертелгән иде. Алар һәркайсы үз эше юнәлеше буенча яңалыкларын җиткерделәр. Йомгакны җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады. Ул районның узган елгы социаль-икътисади торышын анализлады. Җыенның иң күңелле өлешендә бүләкләүләр булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев