САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Кан басымын төшерү өчен бер ноктага басу җитә!

Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар икән.

Кан басымыгызның кинәт кенә күтәрелеп китә торган гадәте бармы? Хәлегез кинәт начарлана, һава җитми башлый, күз аллары караңгылана, баш авырта, күңел болгана, йөрәк кага башлый. Менә шул чагында кулдагы бер ноктага басарга һәм озак итеп тотарга кирәк.

Бу — бармактагы бик мөһим нокта. Кан басымын тиз төшерергә, күп нәрсәне нормага китерергә сәләтле.

Бу ысулны хәрби медицинада кулланалар. Ә анда дәвалау төрләре гадәтидән күпкә аерыла. Анда — экстремаль медицина, барысын да тиз эшләргә, яугирне тиз рәткә кертергә, аякка бастырырга кирәк.

Бу мөһим нокта урта бармак очының йомшак ягында урнашкан. Аңа очлы предмет, мәсәлән, ручка белән 1 минут чамасы басып торырга кирәк. Шуннан соң кан басымы нормальләшә, баш авыртуы бетә. Үзеңне яхшы хис итә башлыйсың.

Чыганак: http://arskmedia.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев