САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Кан басымы заман афәте белән бер

“Һәркем гипертонияне барлыкка китерүче сәбәпләр, аның билгеләре һәм дәвалау принциплары турында белеп торырга тиеш”, - диләр табиблар.

Аларның әйтүенчә, гипертония - бөтен дөньяда иң киң таралган авыруларның берсе. Җир йөзендәге халыкның 30 проценты интегә аның белән. Шунысы да аянычлы: ул елдан-ел “яшәрә” бара. Өстәвенә бу авыруга авыр катлауланулар хас һәм ул еш кына үлемгә дә китерә. Шул ук вакытта, кайбер кагыйдәләрне үтәгәндә, аны шактый елларга кичектереп тә була. Район үзәк хастаханәсе табиб-кардиологы Алсу Габдрахманова белән бүгенге сөйләшү – шул хакта.
- Кан басымы нинди күрсәткечкә кадәр күтәрелгәч, кешене авыру дип санарга мөмкин?
- Кан басымы – үсүгә таба бара торган хроник авыру. Ул тотрыклы һәм дәвамлы рәвештә күтәрелә. Әгәр ул 140/90 га кадәр күтәрелсә, кешене авыру дип санарга мөмкин. Авыру барлыкка килүнең турыдан-туры сәбәпләре ачыкланмаган. Әмма гипертония белән авыручыларның 35-50 процентында нәселдәнлек күзәтелә.
- Куркынычлылык факторларына нәрсәләр керә?
Әңгәмәне тулысынча газетабызның 3 февраль санында укый аласыз.

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев