Кан басымы югары булганнарга кабыклы бәрәңге ашарга кирәк

Кан басымы югары булганнарга составында калий, клетчатка һәм С витамины булган продуктлар ашарга киңәш ителә.

Иң яхшысы – чөгендер. Аңарда, санап киткән микроэлементлардан тыш, фосфор, бакыр, кремний, В витамины да бар. Бәрәңге дә калий белән магнийга бай. Аны кабыгы белән пешереп ашарга кирәк. Тозны әз генә сибеп ашарга тырышыгыз.

Бадәм чикләвеген (миндаль) даими ашаган кешенең холестерин балансы нормальләшә, кан тамырлары тышчасы сыгылмалы була. Бадәм чикләвегендә Е витамины, калий, магний, клетчатка бар.

Шпинат белән брокколи нерв системасын тынычландыра. Аларны көненә 200 грамм ашау җитә. Брокколида глютамин кислотасы кан басымын төшерергә булыша.

Сельдерей стресс гормоны бүленеп чыгуны киметә. Әлеге гормон кан тамырларын тарайта һәм кан басымын күтәрә.

С витаминына бай булган әфлисун организмнан артык натрийны чыгарырга булыша.

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Фото: http://shahrikazan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде