САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каләмдәшебезне искә алабыз

Яңа елга аяк басу белән, бәйрәм шатлыгы белән бергә күңелне сагыш та биләп ала.

Исән булса, бүген - 1 январьдә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсен 33 ел җитәкләүче, дистәгә якын китап, күп җырлар авторы, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең истәлекле бүләге иясе, күп еллар буе газетабызның актив хәбәрчесе булган, янгын сакчылыгы ветераны Мәрданшин Индус (Илдус) Хисмәтулла улына 83 яшь тулган булыр иде.
Төркемдәшләребезгә каләмдәше Әнисә Минһаҗеваның аңа багышлап язган шигырен тәкъдим итәбез. Ул Индус абый рухына дога булып ирешсен иде.
Кеше китә, җыры кала

“Кеше китә, җыры кала”, - диләр,
Аның өчен кирәк кешегә,
Үз йөрәген факел итү кирәк –
Салкыннан бит җаннар күшегә.
Аның өчен шагыйрь булу кирәк,
Һәр күңелдә урын уярга,
Хис, тойгының тетрәнгән чагын,
Кылдай тартылганын тоярга.
Аның өчен куркусызлык кирәк,
Әйтер сүзең әйтә алырлык;
Җаның чыкканда да я бер сабый,
Я олуг зат булып калырлык.
Аның өчен сабырлык та кирәк:
Йөрәгеңне учка йомарлап,
Авыр сүзләр ишеткән чакта да
Гайбәтләргә күзне йомарлык.
Аның өчен иҗат ялкынында
Көне-төне кирәк янарга;
Тәкәббергә билен бирми торган
Кыюлык та кирәк аңарга.
Аның өчен тылсымлы сүзләрдән
Могҗизалар тудыру кирәк.
Сихри җепкә энҗе сүзләр тезсәң,
Тетрәмәгән йөрәк бик сирәк.
Аның өчен талдай сыгылмалы,
Сынмый торган нык булу кирәк.
Шулай булмаганда ничек түзсен,
Ничек яши алсын бу йөрәк?
Талдай сыгылмалы, җилдәй җитез,
Судай салкын, кояштай кайнар,
Гөлдәй нәфис, кыялардай текә,
Җандай газиз, алыптай батыр
Илдус абый безнең күңелләргә
Кабат-кабат әйләнеп кайтыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев