САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җитлеккән шигърият

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әдәбият-сәнгать әсәре "мөддәте тулганда, кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч" кенә дәрел-голум, дәрел-әдәп, ягъни белем, әдәп йорты булып әверелүен әйтә. Шушы шарт үтәлмичә, театр да, шигърият тә үзләренең төп вазифасын үти алмый. Шуның кебек, дөньяда нинди дә булса өлкәдә үз сүзеңне әйтү өчен, әлбәттә, өлгерергә кирәк: акыл...

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай әдәбият-сәнгать әсәре "мөддәте тулганда, кызаргач һәм матур булгач, җитешкәч" кенә дәрел-голум, дәрел-әдәп, ягъни белем, әдәп йорты булып әверелүен әйтә. Шушы шарт үтәлмичә, театр да, шигърият тә үзләренең төп вазифасын үти алмый. Шуның кебек, дөньяда нинди дә булса өлкәдә үз сүзеңне әйтү өчен, әлбәттә, өлгерергә кирәк: акыл камиллеге, рух байлыгы, тормышны аңлау ягыннан. Кырык елга якын татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүче югары уку йортында эшләп, мин моның бик күп мисалларын беләм. Шушы гомердә йөзләрчә-меңнәрчә яшьләр белән эш ителгән, аларның инде күбесенең исемнәре дә хәтердә калмаган.

Элеккеге шәкертләрнең шундыйлары да була - алар һәрвакыт хәтердә сакланалар. Моның сәбәпләре төрле: кайберләре укыган чакта ук белемгә омтылышлары, нинди дә булса өстенлекләре, талантлы булулары белән аерылып торалар һәм күңел түрендә шул вакыттагыча яшәп яталар. Икенчеләре исә, үзләренең матур эшләре, казанышлары белән җәмәгатьчелеккә танылалар, төрле чараларда чыгышлар ясап, үзләрен еш кына искә төшереп торалар. Өченчеләре инде шушы ике шартка да туры килә. Булырдайның бил бууыннан да беленә, дигәндәй, алар студент чагында ук бөтен эшкә катнашып, үзләрен биредәге мохитнең хуҗасы итеп сизәләр. Шуның белән, киләчәккә табан мөстәкыйль атлап китү өчен үзләрен табигый рәвештә әзерлиләр.
Рухия Ахунҗанованы мин менә шушы өченче төркемгә кертеп карар идем. Дөрес, ул, шаулап-гөрләп, иптәшләрен теге яки бу эшкә оештырып йөрмәде шикелле. Тыйнак, салмак, сабыр булды. Әмма үз өлешенә төшкән эшләрне җиренә җиткереп, иренмичә, төпле акыл белән, пөхтә итеп үтәп барды. Бервакытта да дәрескә әзерлексез килмәс, теләсә кайсы сорауга карата үз фикере, карашы булыр иде.
Бервакыт аның шигырьләр язуы мәгълүм булды. "Яшь көч" исемле дивар газетасында, институтның "За педагогические кадры" дигән күптиражлы газетасында (русча чыкса да, ара-тирә татар телендә сәхифәләр бирелә иде) аның имзасы куелган әсәрләр күренә башлады. Ихласлылык, садәлек бөркелеп торган ул шигырьләр хис һәм фикер кушылмасының бик матур бәйләме булып тоелалар иде. Үзенең холкы һәм табигатенә, эчке дөньясына бик тә туры килә торган шул шигырьләр бик тиз хәтердә кала, аларны үзеңнеке кебек итеп сүз сөрешенә кертеп җибәрәсең. Нәкъ менә шуңа күрәдер, укуны тәмамлау елында мин Рухиягә диплом эше язарга тәкъдим иттем дә (ул вакытта педагогия институтын төп фәннәрдән дәүләт имтиханы биреп тәмамлыйлар, бары тик аеруча яхшы укучыларга гына диплом эшен язу тапшырыла иде). Әлбәттә инде, темасын да шигърият өлкәсеннән сайладык - Хәсән Туфан иҗатын үзәккә куйдык. Рухия бик мавыгып, яратып эшләде. Бу, дөресен әйткәндә, аның бөтен гомеренә яктылык сирпеп торучы мәүзугъ булып әверелде.
Шуннан соң ул, башы-аягы белән, дигәндәй, мәктәп эшенә чумды. Биектау районының Казаклар авылы мәктәбендә, Җәлил бистәсендә ике дистә елдан артык балалар укытты. Матбугатта шигырьләре, әдәби парчалары күренгәләде. Алар күзгә ташлангач, исән-сау икән бу кызыбыз, матурлык тудырып яши икән, дип, сөенгәләп куя идем.
Узган ел, ниһаять, Рухия үзе килеп чыкты. Без бик якын кешеләр кебек күрештек. Сүз арасында ул үзе кичергән драматик хәлләрне дә бәян итте. Әмма аның тавышында каушап калганлык төсмерләре юк иде. Киресенчә, ул сүзне иҗат, шигърият юнәлешенә күчерде. Ә быелгы очрашуларыбызның берсендә, ниһаять, әсәрләрен туплап, китабын чыгару ниятендә булуын әйтте. Мин аңа, мөмкин булса, шул җыентыгына керәчәк әсәрләренә күз төшереп алырга теләвемне белдергәч, ул, һич тә икеләнеп тормыйча, киресенчә, карашына рәхмәтлелек билгеләре чыгарып, калын гына папканы минем өстәлемә куйды, һәм мин Рухиянең иҗат дөньясына чумдым. Әйе, кулъязмаларны бик кызыксынып, бирелеп укып та чыктым. Минем алда шагыйрә ачылды, чын шагыйрә!
Рухия үзенә осталык кыйбласы булган Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Гөлшат Зәйнашева, Флера Гыйззәтуллина, Лена Шагыйрьҗаннардан килә торган хис һәм фикер бердәмлеген шактый югары дәрәҗәгә җиткергән булып чыкты. Фикер яңалыгы, күңелдә булганны көтелмәгән яңа чолганышта ялтыратып куюның хасиятләрен оста куллануы белән күңелне җәлеп итә. Үзенең китабын бүләк итеп, иҗат юлында олы табышларга юлыгуын теләгән каләмдәшенә җавап бирү рәвешендә язган шигыре Рухиянең яшәү мәгънәсен аңлауга ачкыч булып яңгырый сыман:
Җырлы гомер телим, диеп,
Җырлы китап бирдең син.
Сөйләп түгел, гомереңне
Җыр күк җырлап бир, димсең?
Гомерне җырлап бирүгә алыну - бик зур, җаваплы вазифа. Димәк, гомер итүнең үзе кебек, бу иҗат катлаулы, киң колачлы, каршылыклардан торырга тиеш була. Димәк, син каләмеңне даими кулда тотарга, күңел тирбәлешләренең һәммәсен кәгазьгә түгеп барырга тиеш буласың. Ул бары тик шулай гына, дөнья гамен үз бәясе һәм кичерешләре аркылы үткәреп, күңелләрне тибрәтерлек көчкә ия әсәрләр бирә ала. Лена Шагыйрьҗанга багышланган менә бу юлларны Рухиянең үзенә карата әйтелгән сүз дип аңлау бер дә кыен түгел:
Шагыйрь галиҗәнабенә
Багышлаган ул үзен. -
Пьедесталдан
Торып әйтә
Илгә кирәкле сүзен!
Биредә күңелгә табигый рәвештә "шагыйрьләр үз-үзләре белән сөйләшәләр, ә дөнья аларны тыңлап тора" дигән мәгълүм сүзләр килә. Рухиянең гаме дә шәхси дөньясыннан шактый еракларга чыга, тулаем халкыбыз язмышы мәйданына омтыла.
Дога итеп кабатлаган сүзем,
Әйтерсең лә, имән
турында.
Имән ныклыклары булган
халкым
Мәңге яшәр иман нурында, -
ди икән, ул моның шулай булырына күңелен инандырган. Инану исә кешенең уйларын, ниятен, максатын бер ноктага туплаучы олы көч. Рухиянең яшәү рәвеше дә әлеге олы көчкә нигезләнгән. Шигъриятенең изге китабыбыздагы сүрәләр, аятьләрдәге карашлар белән аерылгысыз аваздаш булуы - аның иҗатының тагын бер затлы хасияте. Аны бисмиллалы иҗат дип атарга кирәк.
Рухия әдәбиятның бурычын А.Пушкинча итеп, ягъни акыл өйрәтү түгел, ә идеал икәнлеген яхшы төшенеп эш итә. Шуңа күрә дә шагыйрәнең әсәрләрендә турыдан-туры өндәүләрне бик сирәк очратасың, аның каравы, ничек булырга тиешлеген, ягъни идеалны үтә нәзакәтле, эчке тоем белән бәян итүнең отышлы гыйбарәләрен ул еш куллана. Гомумиләштерелгән кыйммәтләрне шәхси кичерешләре, уйлары аркылы җиткерә белүнең күп төрле чараларын табуда ул бер дә көчәнмичә, табигый эш итә. "Анам назы - йөрәгемдә минем" бүлегендәге шигырьләр бу җәһәттән аеруча тәэсирле.
Кайтыр юл табып
булмасмы?
Бик тә кайтасым килә...
Нәрсә биреп кайтып була
Әниле рәхәт илгә?..
Унике яшеннән әнкәсез калган кыз бала гомер буе әнә шулай әнисен сагына. Фәрештәдәй йомшак күңелле, фәрештәдәй шифалы сулышлы ана назын яңадан бер генә тапкыр тоюны да ул үзе өчен тиңдәшсез бәхет санар иде. Дөрес, сирәк кенә булса да аның тормыш юлында фәрештәләргә тиңләрдәй башка кешеләр дә очраган. Яшәү гомерен озайтуга сәбәпче булган табиб - Рухия өчен шундый затларның берсе:
Синең исемеңне
Бер дә телләремнән
Төшермим.
Яшәү кадерен
Икенче кат тугач кына
Төшендем.
Бу юллар уйлап кына түгел, шагыйрәнең үз язмышы белән язылган. Шуңа да аларның тәэсире бермә-бер арта. "Сикәлтәле сөю юллары" бүлегендәге әсәрләрне мәхәббәт турындагы шигырьләр дию генә аз булыр, дөресендә алар чын мәгънәсендә сөю лирикасы.
Күңелем җырлы,
Күзем нурлы -
Юлыңа нур таратамын.
Ай-йолдызга тиңли-тиңли,
Һаман сине яратамын.
Яки:
Ялкынлы ярату хисен
Төяп булмый кочакка.
Күмергә калганчы яныйм
Үзем яккан учакта.
Кеше гомеренең төрле чорларын ел фасылларына тиңләүнең элек-электән килүе - мәгълүм нәрсә. Рухиядә мондый чагыштыруларның үзенә генә хас төсмерләре бар.
Язлар яшәртә күңелне,
Көзләр юмартлык үрә,
Кышлар акшарлый-
агарта,
Җәйләр чәчәккә төрә.
Җыйнак бер строфада кеше гомеренең тулы картинасы бирелгән дә куйган. Әмма кеше гомерендәге бу фасыллар яшь саны белән генә түгел, аның үзен ничек хис итүе белән дә бәйле. Шагыйрә моны да искәртергә онытмый.
Исем табылмаган халәт
Көз дә кебек, яз да...
Шул халәттә үткән гомер
Күп тә кебек, аз да...
Иҗат пафосы, аның нинди хис-тойгылар белән сугарылышы да ел фасыллары белән шартлана. Моны Рухия сизгер тоеп эш итә. Шулай булмас иде, ел фасыллары белән аның гомер фасыллары бер-берләреннән аерылгысыз.
Шигъри хисләр канатлана
көзен,
Ярсу алып яздан.
Язгы ярсу, көзге сагыш
минем
Язмышыма язган.
Җыентыктагы урта гасырлар шагыйре Харәзминең "Мәхәббәтнамә" әсәренә язылган нәзыйрә мине аеруча гаҗәпләндерде һәм куандырды. Укытучылык хезмәтемнең башыннан ук борынгы әдәбият буенча дәресләр алып барган кеше буларак, хәзерге яшьләрнең борынгы элгәрләребезгә мәхәббәт белән караулары аеруча сөендерә. Ул чорларда нәзыйрәнең иҗат алымы буларак кулланылуы турында җентекләп өйрәнүләр бушка китмәгән икән. Рухия, шушы алымның бөтен хасиятләренә туры китереп, мәгълүм әсәрнең яңа, үзенчә яңгырашын барлыкка китергән. Хәзерге татар әдәбиятында мондый күренешнең пәйда булуы - сирәк хәл. Бу исә Рухиянең каләм көчен тагын бер тапкыр раслый.
Китаптагы фәнни мәкаләләр, бәяләмәләр, истәлекләр, Фатыйма Ильская, Шәйхи Маннур, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиевалар турындагы язмалар да танып-белү ягыннан кызыклы. Алар Рухиянең яшәү мохитен ачыклауга да ярдәм итәләр. Кыскасы, укучы кулына затлы, күпсыйдырышлы, әйтергә кирәк, гыйбрәтле дә булган китап юллана. Авторының тормышы чын мәгънәсендә затлы булган кебек, китабы да бәхетле язмышка тарысын. Иншалла, шулай булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев