САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашларыбызга "Итле өй пиццасы" тәкъдим итәбез

Итле өй пиццасы Камыр: 4 стакан он, 1 йомырка, 0,5 кап маргарин яки атланмай, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы чәй содасы, тоз. Эчлек: 400 г сыер ите фаршы, 2 аш кашыгы кетчуп, 4 пешкән йомырка, 2 тозлы кыяр, 200 г каты сыр, майонез һәм яшел тәмләткечләр. Кыздыру һәм табаны...

Итле өй пиццасы

Камыр: 4 стакан он, 1 йомырка, 0,5 кап маргарин яки атланмай, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы чәй содасы, тоз.

Эчлек: 400 г сыер ите фаршы, 2 аш кашыгы кетчуп, 4 пешкән йомырка, 2 тозлы кыяр, 200 г каты сыр, майонез һәм яшел тәмләткечләр.

Кыздыру һәм табаны майлау өчен үсемлек мае.

Фаршны үсемлек маенда әзер булганчы кыздырырга, тәменчә тоз өстәргә һәм суытырга. Йомырка, яшел тәмләткечләрне вак итеп, кыярны түгәрәкләп турарга, сырны вак угычтан уарга.
Камыр басарга һәм ике өлешкә бүлеп, уклау белән җәяргә. Камыр җәемен майланган табага салырга, өстенә кетчуп сыларга, фарш җәяргә, вакланган йомырка, кыяр кисәкләрен тезеп чыгарга.

Аз гына сыегайтылган майонез агызырга һәм угычтан уылган сыр сибәргә. Духовкада 30 минут пешерергә. Әзер пицца өстенә яшел тәмләткечләр сибәргә.

Камыр белән эчлек ике пиццага исәпләнгән.

https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев