САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Италия сырларын Тәкермән киленнәре әзерли

Сарысаз Тәкермән авылының булдыклы киленнәренең берсе Альфира Зарипова өй шартларында сырның унбиштән артык төрен әзерли.

“Сырны барыбыз да яратабыз, шуңа төрледән-төрлесен ясап карыйсы килә”, - ди оста үзе. Алар арасында ресторан менюсына кертелгәннәре генә дә бар.
Белпер Кнолле, буратта, качокавалло, качотта, косички, камамбер, сыр рулетлары, моцарелла, сулугуни, страчателла, халлуми, рокфор (с белой плесенью), маскарпоне, шевр, рикотта, пармезан, фетакса – болары без истә калдырганнары. Альфира Мөнәвир кызы аларның барысын да ясап караган һәм даими әзерли дә. Аның сырлары карап торышка ук кибетнекеннән һич тә аерылмыйлар, ә тәм ягыннан - өстенрәк тә. Өй шартларында әзерләнгән ризык, гадәттә, файдалырак та була бит әле. Сырларны киптерер, саклар өчен, подвалларында махсус бүлмә көйләгән тормыш иптәше.
- 2020 елда махсус курсларда укыдым, ярты ел буена онлайн остаз кулы астында тәҗрибәләр уздым. Иремнең: “Эх, сырны үзең ясарга өйрәнсәң иде”, - дигән сүзләре дә тәэсир итми калмагандыр, өйрәнергә булдым. Дөресен әйткәндә, иртән торып, сөт тапшырырга иренгәннән башланды (көлә – авт.). Иртәнге дүртләрдә, сөт җыючыны көтеп, чыгам да карыйм капка төбенә, чыгам да карыйм бит. Ул вакытларда сыерыбыз да икәү иде, сөтне тапшырмый да булмый. Бәхетсезлек булмаса, бәхет елмаймас иде, диләрме әле? Шулайрак килеп чыкты инде. Уйладым да, сөтне тапшырмаска, ә сыр ясап карарга булдым. Интернеттан аны әзерләү ысуллары хакында укый башладым. Шулчак аңа өйрәтүчеләр төркеме барлыгын белдем. Ул түләүле иде. Түләүсез марафоннарны да карадым, әмма аларда барлык нечкәлекләрне сөйләмиләр, серләрне чишмиләр. Тәвәккәлләп, тиешле сумманы (бик аз түгел) күчердем. Миңа махсус биремнәр килә башлады, остазым белән язышабыз, ясап караган ризыклар белән төркемдә уртаклашабыз. Шулай итеп, төрледән-төрле сырлар ясарга өйрәндем. - ди уңган хуҗабикә.
Сыр – бик борынгы ризык, 7000 елдан артык тарихы булган дөньядагы иң гаҗәеп продуктларның берсе. Аны Гомер һәм Мисыр фараоннары вакытларыннан ук әзерлиләр. Сырны вельможаларга иртәнге ашка тәкъдим иткәннәр, патшабикәгә туй бүләге буларак бирелгән. Бүгенге көндә дөньяда 2500 дән артык сыр төре исәпләнә, һәм исемлек көн саен яңалары белән тулыланып тора. Петр I идарә иткәнчегә кадәр сырны җылытмыйча эшкәрткәннәр, ягъни чи килеш җитештергәннәр. Шуңа күрә аның исеме дә "сыр" (“сырой” сүзеннән) дип атала. Французлар һәм итальяннар сырны “Аллалар азыгы” дип саныйлар.
Сыр – тәмле булуы өстенә, бик файдалы да ризык. Ике йөз грамм продукт кешенең аксымга, майларга һәм углеводларга ихтыяҗы булган тәүлеклек нормасын канәгатьләндерә ала. Әлеге ризыкны даими куллану кеше сәламәтлегенә бик файдалы. Сыр микроэлементлар һәм терлек аксымының файдалы чыганагы булып тора. Ул кальций, цинк, фосфор, ниацин, йод, селен, A, D, E, В, РР һәм С витаминнарына бай.

Альфира ханым тәмле итеп икмәк тә пешерә. Кара һәм ак оннан махсус технология белән әзерләнгән ипи-батоннарның тәме искитмәле. Булганнан бар да була, диюләре хак. Йогырт ясау, төрле кондитер ризыклары пешерү осталыгы да бар аның. Өстәвенә күпләп каз бәбкәләре үстерергә, бакчачылык белән шөгыльләнергә дә вакыт табалар Зариповлар.


Бу хакта тулырак “Сарман” газетасының 2023 елның 19 апрель санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев