САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исәпкә алу буенча стационар участокның берсе Ләшәү Тамакта урнашкан

.

Районда җанисәп уздыру буенча 7 стационар участок эшли. Шәрләрәмә, Ләшәү Тамак авылларында – берәр, Сарманда – ике, Җәлилдә 3 участокта халыкны кабул итәләр. 

Ләшәү Тамак авыл җирлегендә урнашкан исәпкә алу участогы Яңа Имән, Иске Кәшер, Иске Минзәләбаш һәм Ләшәү Тамак авыл җирлекләре халкына хезмәт күрсәтә. Барлыгы 2000гә якын хуҗалыктан исәп алырга планлаштырыла. 

- Безнең участокта 6 исәпкә алучы эшли. Алар 100дән артык хуҗалыкта булып, 300 дән артык кешедән мәгълүмат алдылар. Участокка үзләре килүчеләр дә бар. Андыйлар саны әлеге сәгатьләргә – 50гә якын хуҗалык, ягъни 200ләп кеше булды, - диде 3 санлы исәпкә алу участогы контролеры Әлфинур Габдрәкыйпова.

 

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев