САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел

Шушы исем астында Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган хәйрия атнасы үтте. Бу көнне без үзебезнең ветераннарыбызны искә алабыз.

 

28 нче апрель көнне Әлмэт шәһәреннән ветераннар советыннан кунаклар килде. Ветераннар советы рәисе Самойлов Василий Иван улы безнең кадерле тыл ветераннарын якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Аларга исәнлек – саулык теләп үзләренең истәлекләрен тапшырды. Аларның чыгышларын котлап безнең интернатта яшәүче тыл ветераныбыз Ида Герман кызы Филатова үзенең рәхмәтен һәм җылы хисләрен белдерде.

4 май көнне безнең ветераннарыбызны котлап Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Сахапова Индира Рәис кызы килде. Шулай ук бәйрәмдә Җәлил бистәсенең

башлыгы Кәримов Рафик Әгъзәм улы, социаль хезмәт күрсәтү оешмасының җитәкчесе Гыйлметдинова Лилия Минҗәһит кызы һәм Җәлил бистәсенең ветераннар советы рәисе Мингазова Әнисә Галимҗан кызы да катнашты. Кичәбезне Җәлил ветераннар клубы каршында эшләп килүче “Родники” ансамбле башлап җибәрде. Безнең өлкәннәрәбезгә кичә бик ошады. Алар җырчыларыбыз белән берлектә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.

07 май көнне Җэлил картлар һәм инвалидлар йортында хәйрия кичәсе уздырылды. Кичә Косуров М.В. җитәкчелегендәге ООО “Купер” оешмасыннан килгән кунаклар белән берлектә оештырылды. Бу хәйрия кичәсе Җиңү бәйрәменең 73 нче еллыгына багышлап уткәрелде. Безнең картлар йортында хәзерге көндә 5 тыл ветераны яши. Кунаклар бик матур концерт куйды һәм бик куп бүләкләр белән килгән иде. Безнең өлкәннәребезгә бу хәйрия кичәсе бик ошады. Һәм кичәбез чәй өстәле артында дәвам итте.

08 нче май көнне Җәлил картлар йортында Җәлилнең 2 номерлы мәктәбе белән берлектә хәйрия концерты уздырылды. Концерт Бөек җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан әзерләгән иде. Мәктәп балалары бик матур концерт программасы белән килделәр. Алар җырладылар да, биеделәр дә, шигырьләр дә сөйләде. Өлкәннәребез балаларның чыгышын бик җылы кабул итте. Үзләре дә кушылып җырлап утырды алар. Бу бәйрәм өлкәннәрдә көне буена җитәрлек күңел күтәренкелеге, якты хисләр калдырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев