САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Искекәшерлеләр июльдә нинди дару үләннәрен җыярга кирәклеген яхшы белә

Иске Кәшер авыл китапханәсендә дә “Дару үләннәре –сәләмәтлек чыганагы” дип аталган китаплар күргәзмәсе төзелде.

Табигать кочагында балаларга дару  үләннәрнең файдасы, аларны ничек куллану турында сөйләнелде. Сорау-җавап уенында табышмаклар әйтелде, сораулар бирелде, кроссвордлар чишелде. Балалар гади генә булган үләннәрнең дә безгә файдалы икәнлеген белделәр.

Июльдә җыела торган үләннәр:
Сары мәтрүшкә – ашкайнатуны һәм йөрәк эшчәнлеген яхшырта, канны туктата, тынычландыра, ютәлдән коткара, стоматит һәм гингивит вакытында кулланыла.
Җир җиләге һәм каен җиләге яфраклары – матдәләр алмашын яхшырта, организмдагы тозларны чыгара, ангина вакытында булыша.
Кылыч үлән (аир, җир тамыры) – авыртуны баса, тынычландыра, ялкынсынуга каршы файдаланыла, температураны төшерә.
Сазанак (багульник, чабыр үләне) – үпкә авырулары, бөер, ашказаны-эчәклек, тоз утыру авыруларыннан, ревматизмнан коткара.
Каен яфраклары – организмнан шлакларны чыгарырга, канны чистартырга булыша.
Су борычы (горец перечный) – тире авырулары вакытында кулланыла. Мәтрүшкә – салкын тигәннән, йокысызлыктан файдаланыла, нерв системасын тынычландыра.
Әрекмән тамыры – чәчне ныгыта.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев