САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искеимәнлеләр киңәшләшеп эшлиләр

Бүген – 24 январь көнне Иске Имән авыл җирлегендә чираттагы халык җыены үткәрелде.

Ул авыл җирлекләрендә уздырыла торган җыеннарның соңгысы булды. Анда иң элек авыл җирлеге башлыгы Раушания Исламова узган ел башкарылган эшләр һәм быелга планнар белән таныштырды. “Нөркәй” агрофирмасы директоры урынбасары Хәлил Шәйхразиев агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Участок инспекторы Данияр Нургалиев райондагы криминоген хәл белән таныштырды, җирлектәге хокук бозылу очракларына тукталды. Җыелышка йомгакны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева ясады. Ул районда узган ел башкарылган эшләр, районның социаль-экономик хәле, быелга планлаштырылган эшләр турында сөйләде. Җыелышта катнашучы район оешмалары вәкилләре сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу ахырында иң уңганнарга төрле дәрәҗә Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Җыелыш хакында тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев