Иске Минзәләбашта үзара салым акчасы авыл өчен эшли
Авыл җирлекләрендә үзара салым җыела башлагач, моңарчы хәл итәргә мөмкинлек чыкмый торган күп кенә мәсьәләләр уңай чишелеш тапты. Үзара салымны күпме җыю, акчаларны нинди максатларга тоту турында һәр авыл җирлегендә үзләре карар кабул итә. Әлфинур Мияссәрова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы: - 2013 елда җыелган акчаларга былтыр Куҗак авылында Совет...
Авыл җирлекләрендә үзара салым җыела башлагач, моңарчы хәл итәргә мөмкинлек чыкмый торган күп кенә мәсьәләләр уңай чишелеш тапты. Үзара салымны күпме җыю, акчаларны нинди максатларга тоту турында һәр авыл җирлегендә үзләре карар кабул итә.
Әлфинур Мияссәрова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы:
- 2013 елда җыелган акчаларга былтыр Куҗак авылында Совет урамының бер өлешенә, Иске Минзәләбашта Тукай урамына таш салдырган идек. Акчалар Иске Минзәләбаш авылы зиратына калай койма тотарга да җитте.
Былтыр җыелган акчаларга быел ике авылда да су башнялары территорияләрен, шулай ук Иске Минзәләбашта Сабантуй уза торган мәйданны койма белән әйләндердек. Ике авылда да берәр урамга таш салдырырга җыенабыз. Былтыр үзара салым 84 мең сум җыелып, дәүләттән 336 мең сум ярдәм алган идек. Быел халыктан 117500 сум җыелды, дәүләт ярдәме дә озак көттермәс, дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев