САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искеминзәләбашлылар мөмкинлекләре чикләнгән авылдашларын онытмыйлар

Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Иске Минзәләбаш мәктәбендә бик күп төрле чаралар үткәрелде: класс сәгатьләре, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып, ярдәм күрсәтү һәм башкалар.

Халыкара инвалидлар көнендә рәссам , нәкышчы, декоратив-гамәли сәнгатьче, РФ рәссамнар берлеге һәм Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы,Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алсу Адлер кызы Тимергалина мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мастер- класс үткәрде. Укучылар Алсу Адлеровна ярдәмендә матур рәсемнәр ясадылар. Балаларга бик күңелле һәм кызыклы булды.

Шулай ук, 1 декабрь көнне Хусаенова Венера да мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм уздырды. Балалар өчен күңелле тамаша оештырылган, бүләкләр әзерләнәгн иде. Мәктәп укучылар да чарада катнашып, кунак булдылар.

Дөньяда Алсу Адлеровна һәм Венера Хусаенова кебек зур йөрәкле кешеләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев