Иске Минзәләбашта Кыяметдиновлар гаиләсе барысына да үрнәк булып тора
Авылыбызда шундый гаиләләр бар: алар бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә, аларда яктылык, тынычлык, алтын урталык була. Алга да чапмыйлар, артта да калмыйлар, каударланмыйлар да. Мондый гаиләләр илне-көнне җылыталар, яктырталар. Флер белән Рәмилә, гомумән, барлык Кыяметдиновлар да - нәкъ шундыйлардан. Кыяметдиновлар белән мин күптән таныш. Аралашып, очрашып, сәламләшеп торабыз. Нинди холыклы, нинди...
Авылыбызда шундый гаиләләр бар: алар бер-берсе белән җылы мөнәсәбәттә, аларда яктылык, тынычлык, алтын урталык була. Алга да чапмыйлар, артта да калмыйлар, каударланмыйлар да. Мондый гаиләләр илне-көнне җылыталар, яктырталар. Флер белән Рәмилә, гомумән, барлык Кыяметдиновлар да - нәкъ шундыйлардан.
Кыяметдиновлар белән мин күптән таныш. Аралашып, очрашып, сәламләшеп торабыз. Нинди холыклы, нинди сүзле, иплеме, теллеме, телсезме - авыл җирендә барысы да, уч төбендәгедәй, күз уңында бит.
Аларның әти-әниләре - гади авыл кешеләре. Фалих абый - Иске Минзәләбашныкы, Вәҗиһә апа - Буралыдан. Фалих абый терлекчелектә төрле эштә булды, ат карады, көтү көтте. Әниләре Вәҗиһә апа да терлекчелектә эшләде. Чөгендер сирәкләү, бәрәңге чүпләү кебек эшләрдән дә калмады. Үз көчләре, тырышлыклары белән яшәделәр. "Эчкерсез, карусыз, зыянсыз кешеләр иде, гел эштә булдылар", - дип искә алалар авылдашлар алар турында.
Гаиләләрендә бер-бер артлы дүрт малай һәм бер кыз туды. Балалары да, әти-әниләре кебек, эш сөючән, ипле генә үстеләр. Йокыдан торуга, кайсы бакчага, кайсы укуга ашыга. Ә әнкәләренә - иртә таңнан мал-туар, колхоз эше, балалар... Вәҗиһә апага авырга китә, чиргә сабыша. Төп авырлык олы уллары Фирдәвескә төшә - энекәшләрен, сеңлесен барлап, юындырып, ашатып, йоклатып, кайсын мәктәпкә, кайсын балалар бакчасына озата, кош-корт карый...
1978 елда, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, авылга Фәйрүзә исемле кыз эшкә кайта. Шул кичне үк аны клубтан Фирдәвес озата.
- Егетемне армиягә озаттым. Ике ел арабызда җылы хисләр тулы хатлар йөрде. Энекәшләрен, сеңлесен кайгыртып яшәдем, - дип искә ала Фәйрүзә.
Фәридәне үз янына тулай торакка ала, бакчага да үзе йөртә. Ә Фирдәвес кайтуга, гөрләтеп туй ясыйлар, башка чыгалар.
Агроном-орлыкчы булып кайткан кыз бакчачы да, комсомол комитеты секретаре дә, колхоз тормышын яктыртучы газетаның редакторы да, аеклык җәмгыятен, халык дружинасын алып баручы да, клуб мөдире дә була, 27 ел колхозның кадрлар бүлеген җитәкли. Уттан алып суга, судан алып утка салсалар да, үз төсен җуймас, бозылмас, диләр Фәйрүзә кебек булдыклылар турында. Аны хөрмәт итәләр, яраталар, тырышлыгын, үҗәтлеген күрәләр. Язмыш сынауларына да бирешмиләр алар...
Уллары Руслан урта мәктәпне яхшы гына тәмамлап, югары уку йортына керде, армиядә хезмәт итте. Кызлары Алия - КНИТУ студенты.
- Фирдәвесем тырыш, булдыклы. Гаиләне бик кайгырта, балаларны бик ярата, - ди Фәйрүзә.
Шулай, ир-ат җаваплы, тәртипле, хатын-кыз акыллырак, сабыррак булса, тормыш та көйле була.
Туганнары да бик рәхмәтле Фирдәвескә. "Абыебызга мең шөкер", - диләр алар. Әниләре авырган авыр елларда тормыш арбасын бергәләп, батырларча, зарланмыйча, сыкранмыйча, тыйнак кына тарталар алар.
1984 ел... Фалих абыйларда - янә дә бер шатлыклы вакыйга. Икенче улы Фәнүс һәм авылдашы - ишле, матур гаиләдә туып үскән кыз Илүзә өйләнешәләр. Яшь гаилә Җәлил бистәсенә төпләнә. Гаилә шатлыгы булып, уллары Фәнил белән Данил туа, дөньялары түгәрәкләнә. Туганнары белән аралашып гомер итә торгач, ун ел узганы сизелми дә кала. Тик, тормышлары көйле генә барганда, Фәнүс авырып китә. Дөнья булгач, чире дә, хәсрәте дә көтмәгәндә килә бит аның. "Язмыш безнең тез астына сукса, без аның якасына ябышып яшәргә өйрәндек", - ди Илүзә, Фәнис Яруллин сүзләренә кушылып. Егерме ел инде ул сыкранмыйча, зарланмыйча кадерле кешесен карый. Менә ул гаилә ныклыгы, ир хакын хаклау!
- Шатлыкларны да, кайгыларны да уртаклашырга әзер торучы туганнарым, дусларым бар, - ди Илүзә. Әйе, салкын дөньяны җылы җаннар җылыта шул. Күңелен моң баса башласа, Илүзә хәсрәтен кешегә аудармый, сыздырып гармун уйный.
Аның әти-әниләре белән күршеләр без, кайтканнар иде, күрештек. Илүзәнең йөзе көләч, күңеле көр. Инде улларының - үз тормышлары. Фәнил тормыш иптәше Лилия белән бер ул, бер кыз үстерә. Данил Чаллыда яши.
Бер өйләнмәгән егеттән якыны сораган: "Син балаңа ни телисең?" "Яхшы, күркәм холыклы әни телим", - дип җавап биргән тегесе. Флерның да бәхете булды: Рәмилә - ир, ата-ана хакын хаклап яшәүче төпле хатын. Алар 1988 нче елның мартында өйләнештеләр. Бер-берсенә терәк булып, юаныч булып яшәүләренә 26 ел булган.
Флер сакчылык оешмасында эшли, җәйләрен комбайнга утыра. Хезмәтенә, башкарган эшенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Ярдәмчел, карусыз. Оста куллы егеткә ниндидер үтенеч белән, ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң, ярар, ди, үти, булыша, күп сөйләшми. Тыныч холыклы, ышанычлы, аралашучан, сабыр, ачык йөзле. Якыннарына - ныклы терәк, туган җанлыклы, хатынының анасына бик хөрмәтле. Флерның класс җитәкчесе Тәзкирә апа Хөснетдинова да элеккеге укучысын уңай яктан гына тасвирлый, бик кешелекле булды, укытучыларны хөрмәт итте, ди. Флерның тормышы да матур, йорт-җире төзек, пөхтә, җитү. Иш янына куш дигәндәй, тыйнак, уңган-булган Рәмиләсе нур чәчеп тора. Рәмилә электрик һөнәрен үзләштергән. Мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли, аны яратып, тиешле югарылыкта башкара белә. Күршесендә генә яшәүче кода-кодагые белән тату итеп яши, иренең туганнары белән матур итеп аралаша.
Бергәләп ике ул үстерделәр. Алар да тәртипле, тыйнак, үзләре кебек ипле, эшчән, тыныч холыклы. Олы уллары Рузилне укыттым. Яз көне бакчага эшкә алып чыккач: "Апа, үзебез эшлибез", - дип, атлыгып тора иде. Рузил, урта мәктәпне тәмамлагач, шоферлыкка укып, таныклык алды, авылда комбайнда, тракторда эшләде: урды, җыйды, авылдашларының бакчаларын сөрде. Хәзер Җәлилдә "Водоканалсервис" җәмгыятендә тракторда эшли, каравылда да тора. Кулы бик оста, матурлык тудыра белә, техникага әвәс. Женя исемле кызга өйләнеп, әти-әниләре белән бергә бик матур яшиләр. "Мин ике бием белән торам", - дип мактана да, горурлана да Женя. Ул медпунктта кече хезмәткәр булып эшли. Очрашканда, гел әти-әнисен мактый, иренең яхшы яклары турында гына сөйли. Рәмиләнең өлкән яшьтәге әнисе - Гөлчирә апаны да карыйлар.
Ә кече уллары Рәмис, 9 сыйныфны тәмамлагач, Сарман аграр көллиятендә автомеханик һөнәрен үзләштерде.
Шөкер, бу гаиләгә тырыш, сабыр, укымышлы киленнәр насыйп булды.
Кызганычка каршы, Кыяметдиновлар гаиләсенә Ходай Тәгалә тагын бер сынау җибәрә - Фәрит исемле туганнары яшьли вафат була. Ә сеңелләре Фәридә тормышлы. Иптәше Марат белән бер ул үстерәләр. Җәлил бистәсендә үз көчләре, тырышлыклары белән матур гына гомер итәләр.
Әйе, юл да тигез генә булмаган, су да бормалана-бормалана аккан кебек, тормышта да төрле хәлләр була. Тик, олы мәхәббәт булса, авырлыклар җиңелә. Кыяметдиновларга да аларны җиңәргә шул олы хис булыша, киләчәк көннәргә әйди.
Әлфия Мөхәммәтҗанова, Иске Минзәләбаш авылы.
Гаилә ул - учак. Шул учакның җылысын тойган адәм баласы тормышның борылмалы сукмакларын узганда адашып калмый, ягъни гаилә тәрбиясе аңа көтелмәгән сынаулар алдында каушап төшмәскә, кешелек сыйфатларын югалтмаска көч һәм ихтыяр бирә.
Бәхет - ул янәшәңдә тормыш арбасын бергәләп җигелеп тартучың булу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев