САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбашта бриллиант туй үтте

.

Нәфис белән Әнүдә Ширияздановлар 60 ел бергә гомер кичерәләр. Алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, инде 10 онык, 9 оныкчык бәхетен күрергә дә насыйп иткән. Баланың баласы балдан татлы, дип, юкка әйтмәгәннәр борынгылар. Аларның һәр уңышы өчен әби-бабай аеруча сөенәләр. Гомерләре тырыш хезмәт белән макталган ветераннарны бриллиант туйлары белән район җитәкчелеге дә тәбрикләде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова аларга район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, гражданлык актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, балалары да изге теләкләрен җиткерделәр.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев