САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбашта барысын да уртага салып сөйләштеләр

Иске Минзәләбаш авылында узган халык җыенында район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев катнашты.

Иң элек авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссәрова 2018 елда җирлектә башкарылган эшләр, аларның үзара салым акчаларына алып барылганнары турында сөйләде, алда торган бурычларга тукталды. “Җәлил” агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләр торышы белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Илназ Бадыйков, янгын күзәтчелеге инспекторы Рөстәм Гарипов үзләренә кагылышлы өлкәдәге күрсәткечләргә тукталдылар. Әлфис Мөхәммәтгәрәев халыкны районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, сорауларга җавап бирде. Халык чишмәләрне төзекләндерү, Куҗак авылы мәдәният йортын ремонтлау, авыл кибетен җылыту, мәктәп автобусы өчен тукталыш ясау һәм башка мәсьәләләрне күтәрде. Авыл җирлеге тормышында аеруча актив катнашканнарга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният йорты фойесында авылларның кул эшләре осталары эшләреннән күргәзмә ясалган иде, үзешчән артистлар матур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев