САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Минзәләбашта Алсу Тимергалина мастер-класс үткәрде

Без, Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары, мәктәбебез Адлер Тимергалин исемен йөртү белән горурланабыз. Аның кызы - рәссам Алсу Тимергалина (Йосыпова) бүләк иткән искиткеч матур картиналар күргәзмәсе мәктәбебезне бизәп тора, укучыларыбызда рәсем сәнгате белән кызыксыну теләге уята. Күптән түгел Алсу Тимергалина белән уздырылган очрашу безне тагын да дәртләндереп җибәрде. Ул "Тирә-юньгә...

Без, Иске Минзәләбаш урта мәктәбе укучылары, мәктәбебез Адлер Тимергалин исемен йөртү белән горурланабыз. Аның кызы - рәссам Алсу Тимергалина (Йосыпова) бүләк иткән искиткеч матур картиналар күргәзмәсе мәктәбебезне бизәп тора, укучыларыбызда рәсем сәнгате белән кызыксыну теләге уята.

Күптән түгел Алсу Тимергалина белән уздырылган очрашу безне тагын да дәртләндереп җибәрде. Ул "Тирә-юньгә мәхәббәт" дигән темага мастер-класс үткәрде. Без һәрберебез үзебезне чын рәссамнар кебек хис иттек. Алсу апа безгә саф татарча рәсем төшерү серләрен өйрәтте. Аның тормыш иптәше - В.И.Суриков исемендәге институт укытучысы Ринат абый Кәримов та безгә рәсем төшерергә булышты. Күп укучыларыбызның эшләре күргәзмә оештырырлык булды.

Мәктәбебез китапханәсенә бүләк иткән Муса Җәлилнең 2013 нче елда басылган "Кызыл ромашка" исемле шигырьләр җыентыгының рәссамы да Россия Федерациясенең рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу апа Тимергалина икән бит.

Чын рәссам үткәргән дәрестә катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. Бу дәрестә алган тәэсирләр безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Наилә Шәрипова, бишенче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев