САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш укучылары "Экокалейдоскоп" та катнаштылар

Иске Минзәләбаш укучылары Мөслим гимназиясендә узган "Экокалейдоскоп" мәктәп укучыларының Региональ фәнни экологик конференциясендә катнаштылар.

Катнашучылар арасында Мөслим укучылары гына түгел, Сарман һәм Актаныш районнары укучылары да бар иде. Укучылар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 
Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйле. Экология начар хәлдә булса, кешенең яшәү шарты да шулай ук начарлана. Кызганычка каршы, безнең хәзерге вакытта экология турында күп кеше кайгыртмый. Әгәр дә һәр кеше тирә- юньгә мөнәсәбәтен үзгәртсә, табигатьне чиста тотса, бар җир йөзе киң сулап жибәрер иде.

Чисталык үзебез өчен кирәк, шуның өчен дөньяны чүп - чар белән тутырмыйк, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев