САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбендә төрле чаралар үтә

Узган атнада Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тәртипсезлекләрне булдырмау өстендә эшләүче профилактик отрядлар арасында ярышлар үтте. Бу ярышларда Зур Нөркәй, Иске Кәшер һәм Иске Минзәләбаш отрядлары көч сынашты. Конкурс өч этаптан торды: визитка, интеллектуаль конкурс һәм строевой әзерлеккә смотр. Ярышлардан соң жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүче дип Зур...

Узган атнада Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә тәртипсезлекләрне булдырмау өстендә эшләүче профилактик отрядлар арасында ярышлар үтте. Бу ярышларда Зур Нөркәй, Иске Кәшер һәм Иске Минзәләбаш отрядлары көч сынашты. Конкурс өч этаптан торды: визитка, интеллектуаль конкурс һәм строевой әзерлеккә смотр. Ярышлардан соң жюри нәтиҗә ясады һәм җиңүче дип Зур Нөркәй урта мәктәбе отрядын билгеләде.

Мәктәптә "Гаилә - бала тормышында шәхси тәрбия алу мохите" дигән тема астында гомуми ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта шул темага Эльвира Әзһәровна чыгышы, локаль актлар турында уку буенча директор урынбасары Миләүшә Милисовна чыгышы һәм өченче чирек нәтиҗәләре буенча мәктәп директоры Фәнүс Габделкаюмович чыгышлары тыңланды. Гомуми җыелыштан соң әти-әниләр классларда сөйләшүләрне дәвам иттеләр.

21 мартта мәктәптә "Нәүрүз" һәм "Кошлар көне" бәйрәмнәре үтте. Бәйрәмнәрне 3-5 нче сыйныф укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре Фәнүсә Мәгъсүмҗановна белән Әлфия Нәҗибовна әзерләделәр. Бу класс укучыларының җыр-биюләре, конкурслар һәм оештырган уеннары барысына да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев