САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбендә чаралар даими үткәрелә

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе яңалыклары белән таныштырып китәбез. 6 апрель көнне Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә линейкада физика укытучысы Эльвира Азгаровна укучыларны космонавтика көненә багышланган атналыкның планы белән таныштырып китте һәм укучыларны бу атналыкта актив катнашырга чакырды. 7 нче апрельдә мәктәптә 6-11 нче сыйныф укучылары...

Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбе яңалыклары белән таныштырып китәбез.

6 апрель көнне Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә линейкада физика укытучысы Эльвира Азгаровна укучыларны космонавтика көненә багышланган атналыкның планы белән таныштырып китте һәм укучыларны бу атналыкта актив катнашырга чакырды.

7 нче апрельдә мәктәптә 6-11 нче сыйныф укучылары өчен "Йолдызларга" дигән мәгълүмати тәнәфес үтте. Күп мәгълүмат тупланган бу тәнәфес укучылар өчен бик кызыклы үтте.

10 нчы апрельдә космонавтика көненә багышланган "Брейн-ринг" уены үткәрелде. Анда 7-8 нче сыйныф укучылары катнашты, ярышлар арасында җанатарларга да шөгылләр табылды. Алар да үзләренең командаларына җиңү яулар өчен күп очколар җыярга булыштылар. Уен кызыклы һәм эчтәлекле булды.

Шул ук көнне мәктәптә "Сарман" киночелтәре тарафыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Кыз әтисен юллый" дигән кино күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев