САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбе бар чараларда да актив катнаша

27 апрельдә Иске Минзәләбаш мәктәбендә татарның яраткан улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?" дигән викторина үтте. Бу эчтәлекле, шагыйрь тормышын күбрәк чагылдырган ярышны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Җиһангирова һәм бишенче сыйныф укучылары әзерләде. Алар башка укучыларга Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш...

27 апрельдә Иске Минзәләбаш мәктәбендә татарның яраткан улы, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан "Шагыйрь иҗатын кем күбрәк белә?" дигән викторина үтте. Бу эчтәлекле, шагыйрь тормышын күбрәк чагылдырган ярышны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Җиһангирова һәм бишенче сыйныф укучылары әзерләде. Алар башка укучыларга Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын тагын да тирәнрәк өйрәнергә дигән теләк белдерделәр.

30 апрельдә мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Сугыш белән көлләнгән хатлар..." дигән шигъри-музыкаль композиция булды. Аны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Шәяхмәтова һәм 7, 8, 10 нчы сыйныф укучылары әзерләде. Шулай ук һәр сыйныф үзләренең чыгышлары белән катнаштылар (төп фотода).

Мәктәп янын чистарту һәм яшелләндерү икеайлыгы бара. Бу икеайлыкта укучылар актив катнашалар. Ишек алларын һәм авыл урамнарын җыештырып бетергәч, мәктәп яны участогында да эш башланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев