САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш мәчете егерме еллыгын билгеләп үтте

Иске Минзәләбаш авылында кичә авылның “Ихлас” мәчете төзелүгә егерме ел тулу уңаеннан очрашу-җыен үтте.

  • Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, “Җәлилнефть” идарәсенең элекке начальнигы Миргазиян Таҗиев, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова, Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Сарман районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков, күрше-тирә авылларның имим-хатыйплары, мәчет төзелешенә үзләреннән өлеш керткән якташлары, аларның туганнары һәм башкалар килгәннәр иде. Мәчеттә өйлә намазы укылганнан соң, очрашу мәдәният йортында дәвам итте. Анда авыл тарихы, мәчет төзелеше еллары турында истәлекләр барланды, мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләр рәхмәт сүзләре белән телгә алынды, вафат булганнар рухына дога кылынды. Чыгыш ясаучылар авылда иман нурының сүнмәвен, мәчеткә, мәдрәсәгә йөрүчеләрнең тагын да күбрәк булуын теләделәр. Икенде намазыннан соң очрашу мәктәптә әзерләнгән табын артында дәвам итте.
    Бу турыда тулырак язманы газетаның киләсе санында укый аласыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X