САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Фәрбидә Солтановага 90 яшь тулды

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтанова Фәрбидә Закир кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Кулына хат алуга, Фәрбидә әби күзлексез, матур итеп, конверт тышына язылганнарны укып та куйды. - Москва, Кремль, дип язылган. Зурлаганнар...

Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтанова Фәрбидә Закир кызына бүген 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлек бүләге тапшырды. Кулына хат алуга, Фәрбидә әби күзлексез, матур итеп, конверт тышына язылганнарны укып та куйды.

- Москва, Кремль, дип язылган. Зурлаганнар бит мине, - диде ул, сөенеп.

Яхшылыгы, күңел сафлыгы йөзенә чыккан әби, чыннан да, хөрмәткә лаеклы. Гомере буе "Корыч-Кул" колхозында фидакарь хезмәт куйган, гектары-гектары белән чөгендерен эшкәрткән, борчагын чапкан ул. Тормыш барсынга, кызы муллыкта үссен, дип тырышкан. Аллага шөкер, шул яхшылыкларының әҗерен күреп яши ул бүгенге көндә. Кызы Миңнур апа белән кияве Рәис абый тәрбиясендә гомер кичерә. Ике онык, дүрт оныкчык рәхәте дә күрә әле ул.

- Мин - әнинең бердәнбер баласы. Ярый әле кыз бала булып туганмын. Әнине тәрбияли алуыма сөенәм. Кияве аңа улы урынына, бер-берсен хөрмәт итеп яшиләр, - ди ул, горурланып.

Юбилярны истәлекле көне белән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссәрова, аның урынбасары Чулпан Кудашева да котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Саубуллашканда, изге теләкләр белән озатып калды кунакларны Фәрбидә әби. Үзенә дә Аллаһы Тәгалә сихәт гомер, җан тынычлыгы насыйп итсен.

Тулырак язманы газетабызның алдагы санында укыгыз.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев