САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Минзәләбаш мәктәбенең ашханәсе яңартылды

Ашханәсе яңартылган Иске Минзәләбаш мәктәбен капиталь төзекләндерү вакытында да барып күргән идек.

Заман таләпләренә туры китерелеп ремонтланган аш-су бүлмәсен укучылар да бик ошатканнар. Алар башта ашханәне танымый торганнар, укытучылар өчен дә үзгә ул. Ни, дисәң дә, бар нәрсә яңа һәм уңайлы, матур һәм чиста.
— Яңартылган ашханәдә быелдан яңа пешекче эшли башлады. Дөрес, Зөһрә Латыйпова безнең өчен яңа түгел инде, ул — шушы коллектив хезмәткәре. Ашханәбез бик үзгәрде, матурланды, аңа яңа сулыш керде. Барлык җиһазлар, инвентарьләр яңартылды. Табак-савыт юа торган шкаф та бар. Иттарткыч, бойлер, яшелчә саклый торган лар-шкафлар, суыткычлар өр-яңа хәзер, — диде мәктәп директоры Эльвира Каюмова.
Заманча ремонттан соң ашханәнең түшәм-идәне, стеналары үзгәргән, электр хуҗалыгы, җылылык системасы алмашынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев