САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Әлмәт мәктәбендә студентлар белән очрашу узды

Безнең Әлмәт мәктәбендә төрле чаралар бик еш уткәрелә.Иң кызыклы чаралардан берсе студентлар белән очрашу кичәсе булды.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең яраткан мәктәпләренә җыелдылар.Алар һәр елны үзләрен укыткан укытучылары янына бик теләп җыелалар.Очрашу кичәсенә студентлар Фәтхетдинова Ләйлә,Сөләйманова Лилия,Хөснетдинова Лилия,Гайнетдинов Мансур,Хакимуллина Йолдыз,Галиева Индира,Мингазова Рүзилә,Рахимов Айнур,Рахимов Рәзил килделәр.Алар безне үзләренең укыган уку...

Безнең Әлмәт мәктәбендә төрле чаралар бик еш уткәрелә.Иң кызыклы чаралардан берсе студентлар белән очрашу кичәсе булды.Студентлар авыр кышкы сессиядән соң үзләренең яраткан мәктәпләренә җыелдылар.Алар һәр елны үзләрен укыткан укытучылары янына бик теләп җыелалар.Очрашу кичәсенә студентлар Фәтхетдинова Ләйлә,Сөләйманова Лилия,Хөснетдинова Лилия,Гайнетдинов Мансур,Хакимуллина Йолдыз,Галиева Индира,Мингазова Рүзилә,Рахимов Айнур,Рахимов Рәзил килделәр.Алар безне үзләренең укыган уку йортлары,студентлар тормышында була торган кызыклы вакыйгалар белән таныштырдылар.Соңыннан студентлар белән укытучыбыз Гайнетдинова Миләүша Мизхат кызы оештырган "Акыл-тезген,белем-ат" дигән шаян интеллектуаль уен уйнадылар.Алар анда үзләренең белемнәрен,осталыкларын,тапкырлыкларын сынадылар.Студентлар белән очрашу кичәсе һәркемгә ошады.Югары сыйныф укучылары өчен студентлар белән очрашу,фикер алышу бик мөһим.Киләчәктә һөнәр сайлаганда мондый очрашулар безгә ярдәм итә.

Реклама

Насибуллина Айсылу Иске Әлмәт укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X