САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Иске Кәшергә "Беренче театр" артистлары килгән

Татар халкы гомер-гомергә яңалыкка, сәнгатькә тартылган.

 Баштарак татарча газета чыгаруга рөхсәт алырга тырышсалар, ә соңрак инде татар театры оештыруга рөхсәт алу өчен күп көч куйганнар. Театр - ул безнең тамырыбызда, безнең эшчәнлегебездә, яшәешебездә.
Быел татар театрына 111 ел булды. Менә шул уңайдан Сарман районы Иске Кәшер халык театры коллективы Г. Камал әсәре буенча язылган "Беренче театр" дип исемләнгән спектаклен куйды. Рольләрдә Илфира Мингазова, Шамиль Хабибуллин, Рөстәм Мингазов, Гүзәл Сөләйманова, Раушания Шаймарданова, Фаиль Харисов, Динар Кашаповлар катнаштылар. Спектакль тамашачыларның күңеленә хуш килде, артистларны уңышлар теләп, алкышлар белән озаттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев