САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердән Разия Рамазанова "ТАТМЕДИА" җәмгыятенең призына ия булды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде. Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды. Айпад, фотоаппаратлар,...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте үзенең абунәчеләре арасында "Подписка өчен - IPad" конкурсын үткәрүне дәвам итә. Аның нәтиҗәләре билгеләнде.

Әлеге конкурста теләгән һәркем катнаша алды. Аның шартлары буенча "ТАТМЕДИА"га караган, ким дигәндә, өч басмага язылырга һәм квитанцияләрнең күчермәләрен оештыручыларга җибәрергә кирәк иде. Кем күбрәк языла, шуның җиңү мөмкинлеге зуррак булды.

Айпад, фотоаппаратлар, савыт-сабалар җыелмасыннан тыш, һәрбер районнан иң күп подписка суммасы булган абунәчегә бүләк җыелмасы тапшырылды. Сарман районыннан Разия Рамазанова бүләкләнде.

Ул Иске Кәшер мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Разия ханымның гаиләсе тугыз газета-журналга язылган, шуларның дүртесе - "ТАТМЕДИА" җәмгыятенә карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев