Иске Кәшердән Гөлшат Хәсәнова дусты белән пицца бүлешә алмыйча танышкан

"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Иске Кәшер авылыннан Гөлшат Хәсәнова. - Ышанырсызмы,юкмы, дуслар, безнен дуслык калганнарныкы кебек башланмады. 972 көн элек без уку йортында пицца бүлешә алмыйча таныштык. Кеше ашаганда ашыйсы килә бит - бер сорыйсың, ике сорыйсың, өченчесен дә инде оялу башлана. Сина башка бирмиләр һәм...

"Дуслар белән - күңелле!" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Иске Кәшер авылыннан Гөлшат Хәсәнова.

- Ышанырсызмы,юкмы, дуслар, безнен дуслык калганнарныкы кебек башланмады. 972 көн элек без уку йортында пицца бүлешә алмыйча таныштык. Кеше ашаганда ашыйсы килә бит - бер сорыйсың, ике сорыйсың, өченчесен дә инде оялу башлана. Сина башка бирмиләр һәм син тартып аласын. Менә шулай башланып китте Сөмбел Кадыйрова белән дуслык - ул минем пиццаны тартып алды, ә мин, авыл баласы булгач, каушап калмадым, чәчен бер генә тарттым, пицца кире үземә кайтты. Менә шулай безнең дуслык башланып китте. Була шундый вакытлар, бер-беребезнең нерваларында уйныйбыз, талашабыз, сугышабыз. Аңа да карамастан, без - бик якын дуслар, - дип язды безгә Гөлшат.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 28 июнь 2021 - 13:25
    Урта Әләзән халкы сарманлыларга кушылып җырлады
    https://youtu.be/mpSvb4OhV0U
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар