САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшердәге бәйрәмгә Сарайлыдан ук килгәннәр

Көн белән төн тигезләшкән бер мәлдә урып –җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша.

 Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып бетә. Нәкъ менә шул вакытта табигатнең асыл фасылы – алтын көз бәйрәме билгеләп үтелә. Иске Кәшер урта мәктәбе укучыларын да бу бәйрәм читләтеп үтмәде, киресенчә монда аны өч төркемгә бүленеп бәйрәм иттеләр. 
Мәктәпкәчә тәрбия төркемендә бәйрәм төрле уеннар белән үрелеп барды. Балалар белән бергәләп хаттә әти-әниләр дә уйнадылар. 
Башлангыч сыйныф укучылары Сөмбеләне Сарайлы мәктәбеннән килгән яшьтәшләре белән бергәләп каршы алдылар. Күңелле бәйрәм кызыклы танышу да булды. 
Ә өлкән сыйныф укучылары “Көз патшасы” һәм “Көз патшабикәсе” исеме өчен көч сынаштылар. Кызыклы бәйгеләрне үткән һәр катнашучы үз номинациясендә җиңүче булды. Ә “Көз патшасы” һәм “Көз патшабикәсе” исеменә Сарайлы мәктәбеннән килгән укучыларыбыз лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев