Иске Кәшердә "Татар теле – бөек тел" дигән кичә үтте
Иске Кәшер урта мәктәбендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Татар теле - бөек тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бу кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Җиденче класс укучылары арасында үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены да бик җанлы барды. Укучылар шушы уен ярдәмендә туган телебезнең серләрен ачтылар һәм әдәби әсәрләрне...
Иске Кәшер урта мәктәбендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Татар теле - бөек тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте. Бу кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырады. Җиденче класс укучылары арасында үткәрелгән "Бәхетле очрак" уены да бик җанлы барды. Укучылар шушы уен ярдәмендә туган телебезнең серләрен ачтылар һәм әдәби әсәрләрне таный белүләрен күрсәттеләр. Кичәбез Габдулла Тукай сүзләренә язылган "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев