САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә һәм Саклаубашта полиция йортлары ачылды

Бүген Иске Кәшер авылында полиция йорты ачу тантанасы булды. Республика президент программасы нигезендә салынган үзе йорт та, үзе хезмәт урыны да булган бу бина авылның халык өчен бик уңайлы җиренә - үзәккә урнашкан. Участок полиция хезмәткәре Айрат Могыйнов гаиләсе белән шул йортта яшәячәк. Тантанада катнашкан республиканың эчке эшләр министры урынбасары,...

Бүген Иске Кәшер авылында полиция йорты ачу тантанасы булды. Республика президент программасы нигезендә салынган үзе йорт та, үзе хезмәт урыны да булган бу бина авылның халык өчен бик уңайлы җиренә - үзәккә урнашкан. Участок полиция хезмәткәре Айрат Могыйнов гаиләсе белән шул йортта яшәячәк. Тантанада катнашкан республиканың эчке эшләр министры урынбасары, юстиция генерал-майоры Владимир Изаак, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин аңа киләчәк эшендә уңышлар теләп, йортның символик ачкычын һәм халыкның иминлеген саклауда ярдәм итәр өчен өр-яңа машина ачкычы тапшырдылар. Полиция йортының бүлмәләре дә заманча җиһазланган, халыкны кабул итү өчен уңайлы.

Нәкъ шундый мөмкинлекләре булган полиция йорты Саклаубаш авыл җирлегендә дә төзелде. Бүген ул да үз ишекләрен ачты.

Альбина Сабирова, Илнур Сибгатуллин һәм Гөлназ Латыйпова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев