САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә “Көлке көне” кызыклы җырлар һәм күңелле зарядка белән узды

Көлке көнендә Иске Кәшер урта мәктәбенең “Миләш” мәктәпкәчә тәрбия төркемендә “Ха-ха-ха, хи-хи-хи, кет-кет-кет” дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.

“Көлке көне” кызыклы җырлар астында күңелле зарядка белән башланып китте. 
Шулай ук балаларны иртәнге аш вакытында да гадәти булмаган сюрприз көтә иде. Чөнки боткаларны Клоун өләште, әле ул “ботка” да түгел ә “актоб” икән, ә “чәй” урынына бүген “йәч” эчәләр икән. Төркемдә көн буена шатлык һәм күңеллелек хөкем сөрде. Шаян Клоун белән кызыклы конкурслар, уеннар уйнадылар. Тәрәзә аша тышта яуган кызыл карны эзләделәр. 
“Көлке көне” балаларда үзләренең уңай хис-тойгыларын чагылдырырга, бу бәйрәм турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Ә өлкәннәрнең төп бурычы – балаларга шатлык һәм яхшы кәеф өләшү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев