САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшердә Дамир абый белән очрашу узды

15 нче март көнне Иске Кәшер урта мәктәбендә, үзенең киң кырлы эшчәнлеге һәм иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Дамир Хайрулла улы Гарифуллин белән очрашу булды.

Үзе бер буын, үзе бер шигъри ачыш, үзе бер иҗади утрау булган шәхесне үз күзләрең белән күрү, рәхәтләнеп сөйләшеп утырудан да бәһалерәк тагын ни була! Бу очрашуга укучыларыбыз алдан ук әзерләнделәр: шагыйрьнең тормыш юлын, җырларын өйрәнделәр, шигырьләрен ятладылар. Әдәби кичәбезгә ямь өстәп мәктәпкәчә төркем балалары, укучыларыбыз, укытучыларыбыз аларны матур итеп башкардылар. Балалар шигырьләренә карата “Шигъри хистән туган кайтаваз” дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. 
Дамир абый шушы мәктәптә үзе укыган чорларны искә алып, хәтирәләре белән уртаклашты, шигырь язу, шәҗәрәләр төзү, тарихи материаллар туплау турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган хисләрен, кичерешләрен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле,- диде ул. Үзе туган авылы Яхшыбай, Иске Кәшер авыллары тарихларына да кагылып үтте. Мәктәп тормышына кагылышлы мәзәкләр сөйләп укучыларыбызны колдереп алырга да онытмады. Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны биреп җаваплар алдылар. 
Очрашуга Дамир абыйның апасы Галия апа да килгән иде. Ул да сугыштан соңгы авыр елларга туры килгән бала чаклары, илне торгызу чорына туры килгән яшьлек чоры, һөнәри белем алу елларын искә алды. Гаилә кыйммәтләренең асылын, туганлык мөнәсәбәтләренең бәясен аңлатып, гаиләдә 8 бала үсүләрен, үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәүләрен сөйләде. 
Очрашу бик эчтәлекле, кызыклы һәм кирәкле булды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев