САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә дә, Ләшәү Тамакта да халык үзен борчыган сорауларны күтәрде

Бүген Иске Кәшер һәм Ләшәү Тамак авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә 2017 елда районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Райондагы крименоген хәлнең торышы белән полиция участок инспекторы Руслан Харисов таныштырды. Халыкны социаль яклау идарәсе белгече Резедә Хаҗиева бу өлкәдә булган...

Бүген Иске Кәшер һәм Ләшәү Тамак авыл җирлекләрендә җыеннар үтте. Ике җирлектә дә 2017 елда районда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар хакында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева чыгыш ясады. Райондагы крименоген хәлнең торышы белән полиция участок инспекторы Руслан Харисов таныштырды. Халыкны социаль яклау идарәсе белгече Резедә Хаҗиева бу өлкәдә булган яңалыклар, үзгәрешләргә тукталды, "Шәфкать" үзәгендә күрсәтелә торган хезмәтләр турында сөйләде. "Җәлил" агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев игенчелектә, терлекчелектә ирешелегән уңышларны атады. Җирлек эшчәнлеге хакында аларның җитәкчеләре Иске Кәшердә - Раян Дәүләтҗанов, Ләшәү Тамакта Илфат Хәбибуллин хисап тоттылар. Халык үзен борчыган сорауларын да күтәрде. Аларга җыенда катнашкан оешма, предприятие вәкилләре җаваплар бирделәр. Иске Кәшердә - авыл үзешчәннәре, Ләшәү Тамакта балалар көче белән әзерләнгән концерт программасы куелды. Ике авылда да кул эшләреннән күргәзмә эшләде. Иске Кәшердә сатуга шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукция, камыр ризыклары, консервланган салат банкалары да куелган иде. Җыеннар хакында тулы язма - газетаның алдагы саннарында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев