САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшердә ана – шәфкать диңгезе

Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары авыл мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан “Ана – шәфкать диңгезе” дип исемләнгән зур концерт куйдылар.

Әлеге чараны әниләргә котлау сүзләре белән мәктәп директоры Римма Әхмәтбаева ачып җибәрде. 
Һәрбер сыйныф, һәр укучы үз әнисен үзенчәлекле итеп бәйрәм белән котлады. Алар үзләренең матур җырларын шигырьләрен һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр. Укучылар әзерләгән номерлардан, тамашачының әле генә күңел кыллары тибрәлеп күзләренә яшьләр килсә, икенче мизгелдә елмаеп –көлеп утырдылар. Барлык килгән әниләр дә кичәдән канәгать булып таралыштылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев