САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Иске Кәшер урта мәктәбе укучылары Хезмәт Даны музеенда экскурсиядә булдылар

Киләчәк белән яшим дисәң, үзеңнең үткәнеңне, әти-бабаларыбыз тарихын белергә кирәк, дигән сүзләр бөтен чор кешеләренә дә туры килә.

Герой шагыйребез  Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, Зиннәт Хәсәнов исемендәге Иске Кәшер урта мәктәбенең 5,6,8,10 нчы сыйныф укучылары Җәлил поселогында урнашкан Хезмәт Даны музеенда экскурсиядә булдылар. Укучыларны музей җитәкчесе Альмира Әнәс кызы якты йөз белән каршы алды. Ул Муса Җәлилнең көрәштәше- Зиннәт Хәсәнов исемен йөрткән мәктәптән килгән укучыларны музейда күрүенә аеруча шатлануын белдерде. Музейның оешу тарихы белән таныштыргач, Альмира Әнәсовна күргәзмә заллары буенча сәяхәт иттерде. Укучыларны музейдагы һәр экспонат, һәр мәгълүмат кызыксындырды. Алар, Муса Җәлил залында урнашкан җәлилчеләр стендында авылдашлары Зиннәт Хәсәновны күреп, тагын бер кат горурлану хисләре кичерделәр укучылар. Муса Җәлилнең якыннары турында төшерелгән язманы карау- герой шагыйрь турында белемнәрен тагын да ныграк тирәнәйтергә ярдәм итте.

Бу экскурсия укучыларга, ата-бабаларыбызның, гомерләрен аямыйча көрәшеп,безгә бүләк итеп калдырган тыныч тормышның кадерен белергә; халкыбызның тарихын өйрәнеп, киләчәген саклау өчен, тырышып укырга этәргеч булды.

Фәйзрахманова Миләүшә Изаил кызы,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев